“Китап хәзинәләре утравы ачылыр"
9 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 һәм 4 номерлы мәктәп лагерь балалары өчен “Китап хәзинәләре утравы ачылыр” дигән уен марафон үткәрделәр. Балалар кызыклы сәяхәт барышында табышмаклар чиштеләр, диңгезләр, океаннар исемнәрен исләренә төшерделәр, пиратлар анты бирделәр. Чара азагында кроссвордлар чиштеләр, чишелү барышында хәзинәнең китапханәдә яшерелгәнен аңладылар. Әлбәттә инде, хәзинә - ул китап.