Җәйге урам укулары
“Җәйге урам укулары” программасы кысаларында, 6 июль көнне шәһәребезнең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан ”Әдәби зоопарк” исемле танып белү уены үткәрелде. Балаларга хайваннар тормышы турында бик күп мәглүмат бирелде, алар янында үз-үзләрен тоту тәртибе аңлатылды. Тематика буенча табышмаклар һәм викториналар уздырылды. Уенның азагында балалар киләчәк хайванын күзаллап рәсемнәр ясадылар.