Җәйге урам укулары
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 29 июнь көнне Җәйге урам укулары кысаларында китапханә территориясендә урнашкан аллеяда “Яхшы манералар әлифбасы” дигән чара үткәрделәр. Китапханәче төрле яшьтәге балалар белән бергәләп “Нәрсә соң ул этикет?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Этикет –ул төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту дигәнне аңлата. Балалар бик теләп “Этикет белгечләре” викторина сорауларына җавап бирделәр, әлеге темага кагылышлы табышмакларга җавап бирделәр. Рус язучысы В. Осеева иҗат иткән «Тылсымлы сүзләр» хикәясен тыңладылар.