“Әни, миңа укы әле”
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 29 июнь көнне шәһәребез урамнарында “Әни, миңа укы әле” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциянең максаты –мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләренә балаларына укыр өчен, киңәш йөзеннән китаплар исемлеген булдыру. Китап ул-кешенең күңелен тәрбияләүче. Ул баланың шәхес булып формалашуы өчен кирәк булган мәгълүмат чыганагы булып тора.
Китапханәгә килгән әти-әниләр еш кына“ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәрсә укырга?” дигән сорауны еш бирәләр. Шул уңайдан без махсус әти-әниләр өчен кечкенә балаларга “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди китаплар укырга” буклет –ярдәмлек булдырдык һәм аларны әти-әниләргә өләштек. Акция ахырында барлык ата-аналар китапханәгә чакыру алдылар.