Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Юл кагыйдәләрен балалар белергә тиеш”

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 25 июнь көнне шәһәребезнең 11 гимназиясе һәм 13 нче мәктәп яны лагереньда ял итүче балалар өчен  “Юл кагыйдәләрен балалар белергә тиеш” дип исемләнгән танып белү-уен программасы үткәрелде. Китапханәче әңгәмә барышында балаларны юл кагыйдәләре белән таныштырды, юлда йөргәндә сак булырга кирәклеген искәртте. Шулай ук балалар  алынган мәгълүматлар буенча  интерактив уеннар аша белемнәрен ныгыттылар, юл транспортына кагылышлы табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар бик теләп “Җөмләне дәвам ит”, “Светофор” уеннарында катнаштылар. Чараны дәвам итеп юл кагыйдәләре темасын чагылдырган шигырьләр уку да чарага бер ямь өстәде. Соңыннан исә балаларга “Юл һәм җәяүле” мультфильмы күрсәтелде.