Җәйге урам укулары
Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 22 июнь көнне Тукай урамында урнашкан аллеядә Җәйге урам укулары программасы кысаларында «Ягоды и фрукты — полезные продукты» дип исемләнгән витамин ералашы үткәрделәр. Чара барышында балалар витаминнарның файдасы, аларның җиләк-җимешләрдә күплеге турында белделәр. Чарада катнашучылар табышмакларга бик теләп җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, “Вершки, корешки” һәм “Угадай овощ” уеннарында катнаштылар.