Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Хәтер юллары буйлап

22 июнь – Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 22 июнь көнне “Хәтер юллары буйлап” дип исемләнгән чара булып узды.

     Төгәл 77 ел элек фашистлар Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә һөҗүм оештыра. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. 77 ел вакыт узса да бу көн халык хәтерендә онытылмас хатирә булып яши. Бу көнне китапханәгә 11 гимназия һәм 7 нче территориаль җәмгыяте каршында оешкан лагерьда ял итүче балалар килгән иде. Чара барышында китапханәче балаларга 22 июнь кеше тормышында бик мөһим көн булуы турында сөйләде. Чара сугыш темасына багышланган җырлар белән үрелеп барды, “Бик күптән булган сугыш” җырын балалар тын да алмый тыңладылар. 11 гимназия укучысы Загертдинова Аделина “Сугыш өчен, Ватан өчен!” җырын башкарды. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган видеоролик күрсәтелде, “Мин шул сугыш юлын уздым” китап күргәзмәсе дә беркемне дә битараф калдырмагандыр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар да балаларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан “Безнең хәтер аларга бүләк булып барсын” викторина сорауларына җавап бирделәр.