Минем өчен иң яхшы кеше – ул минем әтием
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 18 июнь көнне 8 һәм 12 нче мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен Әтиләр көненә багышлап “Минем өчен иң яхшы кеше – ул минем әтием” дип исемләнгән конкурс-уен оештырылды. Чара барышында балалар бу “яшь” бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, әтиләргә карата ягымлы, матур сүзләрне искә төшерделәр, “Минем әтием” дип аталган видеоролик карадылар, бик канатланып шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр. “Әтине тасвирла” уенында исә төрле ситуацияләргә нигезләнеп үзләрен булдыклы, өлгер, тиз, чыдам икәнлекләрен күрсәттеләр. Яхшы әти нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкладылар. Соңыннан бергәләп «Федя Зайцев» мультфильмын карадылар.