Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Җәйге урам укулары

     Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 14 июнь көнне Тукай урамында урнашкан аллеядә Җәйге урам укулары программасы  кысаларында «Планета периодики» дип исемләнгән пресс-марафон үткәрделәр. Укырга яратучылар периодика нәрсә икәнен һәм ул китаплардан нәрсәсе белән аерылып торуы белән таныштылар.  Китапханәче балалар өчен нәшер ителүче төрле журналлар белән таныштырдылар. Алар арасында «Том и Джерри», «Классный», «Свирель», «Читайка», «Мурзилка», «Умняша», «Дисней», «Юный эрудит» кебек журналлары  балаларда кызыксыну уятты. Балалар журналларда урын алган кызыклы хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар. Аларның игътибарын уеннар, ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар төшерелгән журнал битләре җәлеп итте. Балалар туйганчы уйнадылар, конкурсларда актив катнаштылар, үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.