Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Туган як киңлекләре”

12 июньдә безнең илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия, ягъни Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү көнен билгеләп үтә. Ул – илдәге иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шул уңайдан Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 13 июньдә 2 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен “Туган як киңлекләре” исеме астында танып белү программасы үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, табышмакларга, “Мин яратам сине, Россия” дип исемләнгән викторина сорауларына  актив җавап бирделәр, күмәкләп гимнга кушылып җырладылар. Аларны “Флаг”, “Герб”, “Гимн”, “Табышмак”, “Дәүләт бәйрәмнәре” исемле  станцияләрдә төрле кызыклы биремнәр көтеп тора иде. Чара ахырында балаларга “Россия-алтын гөмбәзләр” видеоролигы күрсәтелде.