Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Яшәгән ди, булган ди кошлар”

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 8 июнь көнне Җәйге урам укулары программасы кысаларында Тукай урамы аллеясында “Яшәгән ди, булган ди кошлар” исемле танып белү сәгате үткәрделәр.Чара барышында балалар  кошлар төшерелгән иллюстрацияләр  карадылар, рус язучылары  В. Чаплина, М. Пришвин, Г. Сапгирның кошлар турында хикәяләрен укыдылар. Шулай ук китапханәчеләр балаларга кошларның ни белән тукланулары, ни өчен җылы якка китүләре хакында сөйләделәр. Китап сөючеләр канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә, аларны якларга, сакларга, җимлек ясап, аларга азык бирергә кирәклегенә төшенделәр. Чара ахырында балалар кошлар темасына багышланган табышмакларга һәм викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.