Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Дуслык" лагерендә кунакта

     Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 июнь көнне «Дуслык» сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрделәр. Аеруча, төрле язучылар иҗаты  буенча үткәрелгән «Күңелле дулкын» әдәби уены, «Сәламәтлегеңне сакламасаң – яңаны сатып ала алмассың» танып белү әңгәмәсе балаларның күңеленә хуш килде.

     Балалар төрле  язучыларның әсәрләре буенча «Разминка», «Пушкинская», «Портретная», « Чит ил язучылары иҗаты », «Рус язучылары иҗаты », «Рус халык әкиятләре» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәчеләр оештырган кызыклы биремнәрдә актив катнаштылар, китаплардан өзекләр укып әсәрләрнең  авторларын искә төшерделәр.

     «Сәламәтлегеңне сакламасаң – яңаны сатып ала алмассың»  дип аталган әңгәмә барышында  исә тормыш иминлеге нигезләрен искә төшерделәр, организмны чыныктырыру кагыйдәләре белән таныштылар.

     Балалар үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртуга ныклы игътибар  бирелергә тиешлеген, шулай ук сәламәт һәм матур булу өчен – дөрес тукланырга кирәклегенә дә төшенделәр. Сәламәт булырга теләгән һәр кеше  дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, көндәлек режимны сакларга тиеш. Моннан тыш “Яшел аптека” нәрсә ул дигән сорау буенча әңгәмә оештырылды, балалар үләннәрнең файдасы һәм зыяны хакында тулы мәгълүмат алдылар. Ә соңыннан спорт һәм тормыш иминлеге темасына багышланган шигырь уку оештырылды. Балаларга әлеге чаралар бик ошады.