Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Тылсымлы пушкин илендә

     Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  4 июньдә А.С.Пушкин әкиятләре буенча «Тылсымлы пушкин илендә» исеме астында әдәби сәяхәт оештырдылар. Әлеге чарага 5 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар килде. Китапханәче презентация күрсәтеп А.С.Пушкинның кыскача биографиясе һәм дә иҗаты турында сөйләде. Чара барышында балалар әдәби викторинада, төрле уен программаларында, "Пушкин әкиятләре белгече", "Әдәби портрет", "Тылсымлы сүзләр"  конкурсларында катнаштылар, әкиятләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар. Ә "Рус шигъриятенең кояшы" китап күргәзмәсендә бөек шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар. Чара ахырында А.С. Пушкинның “Алтын әтәч турында әкият”е  буенча мультфильм күрсәтелде.