Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Җәй планетасында Уку утыравы

     Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Җәйге урам укулары кысаларында “Җәй планетасында Уку утыравы” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.

     Җәй, каникул - барлык балалар өчен дә көтеп алынган вакыт. Җәй ул туйганчы саф һавада йөрергә, дусларың белән уйнарга, телевизор, компьютер артында утырырга гына түгел, ә китап диңгезендә йөзәргә, вакытыңны күңелле итеп уздырырга да мөмкинчелек бирә. Менә шул форсаттан чыгып балалар китапханәсе махсус “Җәй планетасында Уку утыравы” дип аталган күңелле чарага яшь дусларын җыйды.

     Төрле кызыклы әдәби уеннарда катнашып балалар Уку иле буйлап сәяхәт иттеләр. Бу сәяхәттә аларны бик мавыктыргыч иҗади уен һәм конкурслар көтеп тора иде. Балалар үз вазифаларын төгәл башкардылар, барлык уеннарда да  катнашып китап авторларын һәм геройларны танулары аша, әдәбиятны тирәнтен белүләрен исбатладылар. Конкурслар, уеннар, могҗизалар, сәяхәт - болар барысы да  балаларның ялларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп үткәрергә булыша. Чарадан соң балаларның шат авазы әле озак тынмый торды.