Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Укый торган балачак

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 31 май көнне “Балачак унъеллыгы” программасы кысаларында “Укый торган балачак” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Фестивальга кунакка төрле әдәби геройлар килгән иде. Алар арасында Домовенок Кузя, Кот Леопольд һәм Куян да бар иде. Геройлар барлык балаларны да бәйрәм белән котладылар һәм “Мин уку яклы” дип исемләнгән акция уздырдылар. Китап сөюче балалар агачка төрле төстәге ленталар элделәр. Шигырь укырга яратучылар зәңгәр төстәге лентаны, хикәя укырга яратучылар исә сары төстәгесен, ә әкият укырга яратучы дусларыбыз ал төстәге ленталарны сайладылар. Кечкенә яшьтәге балалар үзләре ятлап килгән, яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерделәр.

“Овация” китап театрына йөрүчеләр Е.Шварцның “Югалган вакыт турында әкият”ен сәхнәләштергәч, зал аларны көчле  алкышларга күмде.

Фестиваль барышында Г.Тукай иҗатына багышлап уздырылган «Г. Тукайның гаҗәеп дөньясы» дип аталган кул эшләнмәләре конкурсында җиңүчеләрне балалар китапханәсе мөдире Янбатырова Г.Р. бүләкләде. Шулай ук «Овация» китап театрына катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм төрле мәйданчыкларда дәвам итте. «Аппетитное чтение» мәйданчыгында «Чтение на бис» китап күргәзмәсе астында заман һәм чит ил язучыларының  әкиятләрен, шигырьләрен, хикәяләрен уку буенча китап уку ярышы үткәрелде.  

«Почемучкина поляна» мәйданчыгы да гөрләп торды. Мода балалар бик кызыксынып, дәртләнеп «Әкият героен таны», «Әкияти-тылсымлы аяк киеме», «Әкият авторы», «Тылсымлы әйберләрне таны», «Әкият герое исемен тулыландыр», «Буталыш» кебек викторина сорауларына җавап бирделәр.

«Туган якны өйрәнү» мәйданчыгында исә укучыларны туган ягыбызның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә кагылышлы төрле биремнәр көтеп тора иде. Алар «Татарстан язучыларын ата», «Текст артында нинди сүз яшерелгән» уеннарында бик теләп катнаштылар, «Туган як тарихын син беләсеңме» викторина сорауларына җавап биреп, туган ягыбыз тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

«Китап лабиринты» мәйданчыгында да бик күңелле итеп интеллектуаль лотерея үткәрелде, монда балалар төрле номинацияләр буенча: «Искә төшер», «А. С. Пушкин», «Шарль Перро», «Г. Х. Андесен», «Рус халык әкиятләре» буенча уздырылган сорауларга җавап биреп татлы призга лаек булдылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Күңелле карусель» мәйданчыгы үзенә җыйды. Алар туйганчы хәрәкәтле һәм эстафета уеннарында катнаштылар.

Фестиваль ахырында исә барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр.