Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Күңелле Сабантуй

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 29 май көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Менә ничә ел инде китапханәдә бу күркәм бәйрәмне уздыру матур традициягә әверелде. Милли киемнән киенгән китапханәчеләр, әкият геройлары Батыр белән Шүрәле бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар бик теләп геройлар белән берлектә һәр ярышта бик теләп катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Ә инде канат тарту уены исә сабыйларга аеруча ошады. Милли уеннарда катнашырга теләүчеләр саны да күп иде. Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, тәрбиячеләрнең дә күңелләре күтәренке. Бәйрәмдә сабыйлар булуы, аларның татар телендәге җырлар башкарулары, уеннарда катнашуын күзәтү дә кызыклы иде. Әлеге  милли бәйрәме сабыйлар күңелендә озак сакланыр.