Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Китапханә дусларын чакыра»

     Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 28 май көнне «Китапханә дусларын чакыра» исеме астында ачык ишекләр көне оештырылды. Бу көнне китапханәгә шәһәребезнең 11 гимназиясеннән 3 В сыйныфы, 7 мәктәптән 2 А сыйныфы укучылары эскурсиягә килгәннәр иде.

«Яшь китап сөючеләр өчен  йортыбыз һәрвакыт ачык» дип исемләнгән әдәби экскурсия китапханәнең бүлекләре белән танышудан башланды. Укучылар китапларның  да,  китап авторларының да  туган көннәре, юбилейлары булуын, аларга багышлап махсус күргәзмәләр оештырылуын да белделәр. Яңа китапларга  багышланган күргәзмә буенча күзәтү ясалды. Презентация ярдәмендә укучылар дөньяда нинди китапханәләр бар икәнен белделәр. Китапханәче Верхоглядова В.Я. китаплар аша балаларга тынычлык, матурлык, уен, әкият, музыка һәм хыялларның гаҗәеп дөньясын ачарга тырышты.  Чара барышында укучылар табышмакларга  җавап бирделәр, «Без әкиятләр, син безне беләсең, әгәр искә төшерсәң – белерсең» дип исемләнгән әкияти викторинада катнаштылар, балалар өчен нәшер ителгән журналлар белән таныштылар. Шулай ук ачык ишекләр көнендә  « Бөтен гаилә белән укыйбыз» акциясе узды.  Китапханәчеләр көн дәвамында укучыларга бөтен гаилә белән уку өчен китаплар сайларга булыштылар, яңа китаплар белән таныштырдылар. Абонементта исә « Гаиләне китап зирәклеге берләштерә» дигән күргәзмә дә укучыларның игътибарын җәлеп итте.