«Төбәгебезнең талантлы шәхесләре»
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 28 май көнне Лениногорск төбәгенең талантлы шәхесләренә багышланган «Төбәгебезнең талантлы шәхесләре» дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарага шәһәребезнең 7 мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары чакырылган иде. “Безнең төбәк талантлы шәхесләргә бай” дигән сүзләр белән башланып китте кичәбез. Укучылар чара барышында Лениногорск шәһәре һәм районында яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр: Владимир Паркаев, Таһир Шәмсуаров, Гәрәй Рәхим, Нина Закирзяноваларның иҗатлары белән якыннан таныштылар, язучыларыбыз иҗат иткән шигырьләрне, хикәя-әкиятләрдән өзекләр укыдылар. Әлеге чарадан укучылар үзләренә рухи азык алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.