Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Башта Аз һәм Буки, ә инде соңыннан барлык фәннәр"

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 24 май көнне  шәһәребезнең 8 мәктәбендә 3 сыйныф укучылары өчен Славян язуы һәм мәдәнияте  көненә багышлап “Башта Аз һәм Буки, ә инде соңыннан барлык фәннәр» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырдылар.Чара барышында яшь буын бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, аның әһәмияте турында мәгълүмат алдылар. Китапханәчеләрнең укучыларны славян алфавитының, беренче китапларның кайчан барлыкка килү тарихы белән таныштырулары зур кызыксыну уятты. Беренче алфавитны төзүчеләр бертуган Кирилл һәм Мефодий икәнен  белү зур ачыш булды. Чара барышында «Кирилл һәм Мефодий» һәм «Хәрефләр ничек барлыкка килгәннәр» дип аталган видеороликлар күрсәтелде, укучылар сорауларга актив рәвештә җавап бирделәр, «Кирилл һәм Мефодий» дип аталучы театраль  күренештә  катнашу аеруча ошады. Чара «Беренче хат ничек язылган» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.