Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Урман сукмагында могҗизалар"

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 23 май көнне шәһәребезнең 11 гимназиясендә 3 сыйныф укучылары өчен экологик темага багышланган “Урман сукмагында могҗизалар” дип аталган экокруиз уздырдылар. Чара барышында укучылар урман байлыклары турында бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар: урманда үз-үзеңне ничек тотарга, табигатьне саклауда кешенең роле турында әңгәмә алыштылар, экологик темага багышланган табышмакларга җавап бирделәр. Төрле, берсеннән-берсе кызыклы “Кемнең тавышы?”, “Табышмак төзе”, “ Кем турында сүз бара”, “Эзләрне таны” кебек уеннарда актив катнаштылар. Клуб кысаларында уздырылган әлеге чарадан укучылар үзләре өчен бик күп ачышлар ясадылар, бай мәгълүмат алдылар. Соңыннан бергәләп экологик темага багышланган видеороликны карагач, яшь буында табигатькә карата ярату, хөрмәт артты.