Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Хокук лабиринты

   

 Безгә балалар авызыннан еш кына «Минем моңа хакым бар. Сез минем хокукларымны бозасыз. Сезнең моңа хакыгыз юк!» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу сүзләр һәрвакытта да дөреслеккә туры киләме соң, алар хаклымы? Бу сорауларга җавап табу йөзеннән 18 май көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә “Хокук белгече” клубы әгъзалары өчен “Хокук лабиринты” дип исемләнгән интелектуаль уен үткәрелде. Әлеге чараның максаты- укучыларны Россия Конституциясенә беркетелгән бала хокуклары белән таныштыру,  игътибарны балигъ булмаган балаларның проблемаларына юнәлтү,  моннан тыш, барлык кешеләр дә тигез хокукка ия икәнлекне һәм хокук һәм бурычларын аңлату. Бу белемнәр укучыларга бик җиңел итеп әдәби геройларның хокукларын, үз тормышларын яшь этапларына бүлеп хокук һәм бурычларын туры китерергә, крассворд чишәргә ярдәм итте. Бу чарадан соң без мондый нәтиҗәгә килдек, тормышта әлеге уеннардагы кебек кем үзенең хокукларын һәм бурычларын белә-шул җиңә! Моңа балаларны мәктәп һәм тормыш өйрәтә.