Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Идел турында шигырьләр укыйбыз»

Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе 18 май көнне «Идел турында шигырьләр укыйбыз»  исеме астында үткәрелүче Төбәгара әдәби-шигъри  марафонда катнашты. Бу марафонның төп бурычы һәм максаты -балалар һәм яшүсмерләр арасында Бөек Идел елгасына багышланган  шигърияткә карата кызыксыну уяту.

     Идел ул-бик матур елга. Аның матурлыгына, яшел ярларына, тыныч киңлекләренә карап хозурланырга бер гомер дә җитмәс. Бу елгага  багышлап күпме сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Укучылар чара барышында шуларның  кайберләре белән таныштылар, сәнгатьле итеп укыдылар. Алар арасында “Идел һәм Вазуза” рус халык әкияте, Н.А. Некрасовның “Иделдә” , Е.А. Евтушенко иҗат иткән “Идел”,Т. Лаврованың “Идел”, А. Коринфскийның “Идел буйлап” әсәрләре дә бар иде. Бу шигырьләр Идел елгасы озын булган кебек, залга гына сыймыйча сихри гүзәллек, матурлык иле буенча еракларга агылды да агылды...