Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Башлангычта басып торучыларны безнең онытырга хакыбыз юк

Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 18 май көнне Шөгердә нефть барлыкка килүгә 75 ел тулу уңаеннан “Башлангычта басып торучыларны безнең онытырга хакыбыз юк” дип аталган информация сәгате уздырылды. Чараның максаты-Шөгер төбәгендә нефть чыгарылуга 75 ел тулу уңаеннан укучыларга файдалы мәглүмат бирү. Чара барышында балалар Шөгердә нефтьнең ничек килеп чыгуы турында, кемнәр моның башында торганлыгы хакында белделәр. Төбәгебезнең талантлы композиторы  А.Володин башкаруында җырлар тыңладылар, җирле шагыйрьләр Троепольскийның “Ике миллиард”, Ольга Фёдорованың “Нефь Шөгердә башланган”, А. Володинның “Ромашкалар” дип исемләнгән шигырьләрен китапханәче Валеева О.А. тарафыннан бик җылы кабул иттеләр. Чара барышында укучылар “Шөгер 1943 елларда” дип исемләнгән документаль фильм карадылар, виртуаль рәвештә Шөгердә ачылган “Нефть музеена” сәяхәт итәргә  дә өлгерделәр. “Нефть тынычлык һәм дуслык өчен” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Моннан тыш укучылар игътибарына нефть темасына багышланган “Бөек нефть” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.