Күпмилләтле Татарстан
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә 1 Б сыйныфы укучылары өчен «Күпмилләтле Татарстан» исемле уен-сәяхәт оештырдылар. Чара барышында презентация ярдәмендә укучылар Татарстанда үткәрелеп килүче «Нәүрүз», «Сабантуй», «Масленица», «Пасха», «Сурхури», «Балтай» кебек төрле милләт бәрәмнәренең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар. «Масленица» бәйрәменең тарихына кагылышлы видео карадылар, бик теләп «Карачкы яса», «Очрашу», «Әйтемнәр» кебек уеннарда һәм «Масленица табышмаклары» дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Чара ахырында без электән сакланып калган гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт белән карыйбыз һәм аларны үтәргә тырышабыз дигән нәтиҗәгә килдек.