Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Кызыл калфакның киңәшләре

     Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 16 май көнне 20 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Кызыл калфакның киңәшләре” исемле әдәби уен үткәрелде. Чара барышында балалар тормышта очрый торган, һәрбер кеше белергә тиеш булган юл иминлеге, 01, 02, 03, 112 кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар шул темаларга багышланган “Пазллар җыю”, “Табышмакларны чиш”, “Янгын чыкса нишләргә?” кебек уеннарда актив катнаштылар.  Шулай ук төрле иминлек кагыйдәләрен чагылдырган “”Песи йорты, “Кызыл калфак”, “Йокыга талган чибәркәй” кебек әкиятләрдән өзекләр укып, сабыйлар әкиятләр буенча әңгәмә кордылар. Чара ахырында балаларга “Куркыныч сандык” исемле курчак спектакле күрсәтелде. Киләчәктә балаларга төрле әкиятләр укып әңгәмәләр корсак, яшь буын куркынычсызлык кагыйдәләрен бервакытта да бозмас, һәрвакыт уяу булырлар дигән теләктә чарабыз тәмамланды.