Курчак спектакле «Кыйналган кыйналмаганны алып бара»
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе 11 май көнне 30 нчы балалар баксасында тәрбияләнүчеләрне үзенә җыйды. Китапханә хезмәткәрләре нәниләр хозурына рус халык әкиятенә буенча «Кыйналган кыйналмаганны алып бара» исемле курчак спектаклен күрсәттеләр. Китапханәдә күрсәтелүче курчак спектакльләре аша бала китапка, китап укуга тартыла. Чара барышында кечкенәләр белән әкиятләр буенча әдәби уен үткәрелде. Мәсәлән: «Әкият исемен дөреслә», «Телеграмма», «Әдәби геройны таны», «Рус халык әкияте исемен дәвам ит», «Иллюстрацияләр кайсы әкияттән», «Махсус турнир» кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.