Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Абдулла Алишта кунакта

Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 10 май көнне “Салават күпере” клубы кысаларында шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында, атаклы әкиятче – язучыбыз А.Алиш әкиятләре буенча “Абдулла Алишта кунакта” дип исемләнгән кызыклы чара үткәрелде. А.Алиш әкиятләр генә түгел, ә бихисап шигырьләр, очерклар, пьессалар иҗат иткән. Ләкин ул балалар өчен әкиятче буларак таныш. Аның “Сер тотмас үрдәк”, “Ике әтәч”, “Мактанчык чыпчык” кебек әкиятләре татар халкының үлемсез мирасына әйләнгән. А. Алиш әкиятләрендә күпме буын тәрбияләнгән. Әйе, бу әкиятләр гаҗәеп тәрбияви көчкә ия, алар балаларны эш сөяргә, намуслы, батыр булырга һәм өлкәннәрне олыларга өйртә. Китапханәче Мусина Ләйсән Фәнис кызы чара барышында нәниләрне  язучының тормыш һәм иҗат юлы белән дә таныштырырга онытмады. Әкияти сәяхәт вакытында  А. Алишның “Куян кызы” әкиятеннән кунакка килгән геройлар - Куян кызы, Шук бабай, кыз пәйдә булу, балалар өчен көтелмәгән, могҗизага тиң бер мизгелгә әверелде. Кечкенәләр чыннан да үзләрен әкияттә итеп хис иттеләр. Алар геройлар белән табышмаклар чиштеләр, “Әкият героен таны”,  “Пазлларны җый” конкурсларында да бик теләп катнаштылар. Әлеге мавыктыргыч сәяхәт А. Алишның “Сер тотмас үрдәк”, “Ике әтәч” әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнде. Соңыннан бу әкиятләр буенча әңгәмә үткәрү дә балаларның күңелләренә бик хуш килде. Китапханәдән китәргә теләмичә, мондый чараларга безне ешрак чакырыгыз дигән теләктә, сабыйлар кош тоткандай канатланып балалар бакчасына юл тоттылар.