“Мәңгелек утка чәчәк куй”
Бөек Җиңү көне алдыннан 8 май көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе 3 нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә “Мәңгелек утка чәчәк куй” патриотик акциясен оештырдылар. Туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре балаларга 1941-1945 елларда узган Бөек Ватан сугышы һәм 9 май Җиңү көне буларак билгеләп үтелгәне турында сөйләде. Акция ахырында Мәңгелек ут янында сугышта үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә чәчәкләр куелды.