Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Сугыш елларының яңгырый кайтавазы, хәтерләрдә сугыш мәңгелек»

     Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәр көннәр якынлашканда  8 май көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Сугыш елларының яңгырый кайтавазы, хәтерләрдә сугыш мәңгелек» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үтте. Әлеге чарага 5 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары чакырылган иде.

     Китапханәче Верхоглядова В.Я. бай эчтәлекле презентация ярдәмендә укучыларны авыр сугыш чорына алып кайтты, тылда һәм фронтта, сугышның ачысын, төчесен  татыган солдатлар хакында сөйләде. Балалар китапханәче йотлыгып тыңладылар. Чара җыр-моң белән үрелеп барды, балалар сугыш турында «Торналар», «Солдат, син бит исән калдың?», «Хәтер уты» кебек җырларны күз яшьләре аша тыңладылар.  Укучылар үзләре дә сугыш темасына багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, викторина сорауларына тапкыр җавап бирделәр. Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап «Китап битләре сугыш турында сөйләр» исеме астында оештырылган китап күргәзмәсе берсен дә битараф калдырмагандыр. Китапханәдә уздырылучы мондый чаралар, укучыларны патриотик яктан тәрбияли, чөнки һәр бала үз илен якларга, яратырга, сакларга бурычлы!