Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»

Ю. Гагарин исемендәгеҮзәк балалар китапханәсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII халыкара акциясендә катнашты. Акциянең оештыручысы: «Самара өлкә балалар китапханәсе». Акциянең максаты: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә балаларда, үсмерләрдә һәм яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү. Алар өчен «Сугышлы балачак» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче үзенең хикәясен фашистлар сугыш игълан итмичә Советлар Союзына кергәннән башлап җибәрде. Немец-фашист илбасарларына каршы көрәшкә бөтен халык күтәрелде. Көрәшкә өлкәннәр генә түгел, балалар да керде. Авыр сугыш чоры балачагына яшь китап укучыларны китапханәче сөйләве һәм сугышта катнашучы балаларга багышланган Алла Сухованың «Герой балалар», Анна Печерскаяның «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» китаплары да кертеп җибәрде. Китаплардан бүгенге малайлар һәм кызлар Зина Портнова, Валя Котик, Марат Казей, Леня Голиков, Витя Хоменко һәм башка күп кенә балаларның батырлыгы турында белделәр. Акция ахырында балалар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.