Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Тәрбия сүз белән»

28 апрельдә искиткеч балалар язучысы Валентина Александровна Осееваның тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Вернисаж» әдәби клубы кысаларында, 10 нчы мәктәпнең 4 А сыйныф укучылары өчен «Тәрбия сүз белән» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче балаларга Осееваның балачагы турында сөйләде. Балалар «Плохо», «Печенье», «Волшебное слово» хикәяләре белән, «Котенок» шигыре белән таныштылар. Язучы шигыренә язылган «Хәерче керпек» җырын тыңладылар. Балалар, Валентина Осеева боерыгын үтәп, әсәрләрне тыңлап кына калмадылар, ә аннан игелек һәм дөреслек дәресләрен алып, текстны да анализладылар. Шулай ук балалар «Чаепитие» сәхнәсен уйнаттылар, анда сый-нигъмәтләрне тигез бүлешергә, яхшы манераларны һәм сүзләрне искә алырга кирәк иде. Осееваның әсәрләре балаларны игелеклелек һәм ярдәмчел булырга, төрле яшьтәге кешеләр белән дус һәм тату яшәргә өйрәтә.