Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Тормыш игелекле эшләргә бирелгән»

22 апрель көнне, «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында, Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары өчен «Тормыш игелекле эшләргә бирелгән» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар гади һәм катлаулы сорауларга җаваплар таптылар: «нәрсә ул яхшылык» һәм «нәрсә ул явызлык». Балалар игътибарына В.Катаев, В.Осеева, В. Драгунский, Л. Пантелеев, Б. Житков китаплары тәкъдим ителде. Бу әсәрләр кешеләргә генә түгел, табигатькә, хайваннарга карата да игелекле булырга өйрәтәләр. Шулай ук балалар «Игелек бакчасы» уенында катнаштылар.