Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Татар халкының җәүһәрләре»

22 апрель көнне, Язгы игелек атнасы һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 11 нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары өчен «Татар халкының җәүһәрләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Китапханәче балаларны татар халкы мәдәнияте, татар милли ризыклары, милли киемнәр, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Балалар татар милли киемен чагылдырган сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: камзол, калфак, түбәтәй. Аннары «Түбәтәй» татар милли уенын уйнадылар. Балалар шулай ук Сабантуйның милли бәйрәме белән таныштылар һәм уеннарда бик теләп катнаштылар: «Кашык белән йөгерү», «Кисү», «Ат чабышлары». «Татар халкының гореф - гадәтләре һәм бәйрәмнәре» күргәзмәсендә татар халкының гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр турында китаплар, шулай ук сувенирлар, көнкүреш әйберләре, милли киемнәрдәге курчаклар, татар түбәтәе, чигелгән сөлгеләр күрергә була - болар барысы да чарага үзенчәлекле төсмер бирде.