Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре»

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Г. Тукай бик зур иҗади мирас калдырды һәм анда иң зур һәм мөһим урынны поэзия алып тора.

21 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Тукай тормышының иң якты сәхифәләре турында сөйләде. Аннан соң балалар аның шигырьләрен рус, татар һәм чуаш телләрендә укыдылар, Г.Тукай әкиятләре буенча викторинада катнаштылар, «Әкиятне тап» уены уйнадылар. Чарага «Г.Тукай әкиятләре дөньясында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара «Су анасы» мультфильмын карау белән тәмамланды.