Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Ерак дөньяларга ракеталар оча»

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 13 апрель көнне 15-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Ерак дөньяларга ракеталар оча» дип исемләнгән белем һәм ачышлар сәгате үткәрелде. Балаларны айдан ракетада очып килгән Незнайка каршы алды. Әкият герое буш кул белән түгел, ә космонавтлардан «сый» белән килде. Незнайка космос станциясендә космонавтларның ничек яшәве турында сөйләде һәм балалар белән космос турында табышмаклар чиште. Чарада балалар Ю.А. Гагарин турында, беренче космик кораб турында, космонавтның кием-салымы һәм туклану турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Киселгән планеталар ярдәмендә балалар Кояш системасы корылышын, ә пластилиннан Җир шарын ясадылар. Чара мавыктыргыч үтте.