«Әбиемнең серле сандыгы»
11 апрель көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 11 нче гимназиянең 3А сыйныф укучылары өчен «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрелде. Чара барышында балалар сандыкның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Табышмаклар һәм шигырьләр балаларга күптәннән булган көнкүреш предметлары: чуен, чабата, күмерле үтүк турында белергә булышты. Сандыкның хуҗабикәсе балаларга әбисенең киемнәрне тегүе, чигүе, сандыкка салуы турында сөйләде. Чара ахырында кызыклы, күңелле татар уеннары уйналды һәм балалар чәк - чәк белән сыйланды.