Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре»

8 апрель көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2нче урта мәктәпнең 2А сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» дип исемләнгән әңгәмә-уен үткәрделәр. Сәламәтлек - кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе, шатлык чыганагы һәм һәрберебез кечкенәдән үк үз сәламәтлегебезне кайгыртырга, үз сәламәтлегеңә зыян китермәскә тиеш. Чара барышында «сәламәтлеккә юл» төрле станцияләргә бүленгән иде, анда балалар төрле биремнәр үтәделәр. «Разминка» станциясендә балаларга бераз хәрәкәтләнергә тәкъдим ителде, чөнки «хәрәкәт-ул тормыш» дип юкка гына әйтмиләр бит. «Көн тәртибе» станциясендә балалар дөрес көн режимы кордылар. «Сәламәт булыгыз» станциясендә балалар пазллар җыйдылар, шулай ук балаларга дөрес туклану, чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр. «Безнең докторларга рәхмәт» станциясендә укучылар кеше сәламәтлеге темасына кагылышлы хикәяләрне һәм әкиятләрне искә төшерделәр. «Сүзне әйтеп бетер» һәм «гигиена ярдәмчеләре» станцияләрендә табышмаклар чиштеләр. Ә «Витаминная» станциясендә балалар витаминнарның файдасы һәм аларның нинди продуктларда булуы турында белделәр.