Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Балачактан һәм мәңгегә китаплар – иң яхшы дуслар»

5 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балачактан һәм мәңгегә китаплар – иң яхшы дуслар» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Чара башында балалар 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне һәм Дания язучысы, балалар һәм өлкәннәр өчен дөньякүләм танылган әкиятләр авторы Ганс Христиан Андерсенның туган көне икәнлеген белделәр. Табышмаклар ярдәмендә балалар Г.Х. Андерсенның әкият геройларын искә төшерделәр. Китапханәче китапның ничек барлыкка килүе, китап ясау өстендә кем эшли, кәгазьне нәрсәдән ясыйлар, беренче китапларның нинди булуы турында сөйләде. Балалар бик теләп үзләренең яраткан китапларын атадылар. Балалар өчен бәйрәмгә А.Толстойның «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкиятеннән Мальвина һәм Буратино геройларының барлыкка килүе сюрприз булды. Алар әкияттәге әйберләр салынган тылсымлы тартма алып килделәр, ә балалар бу әйберләрнең нинди әкияттән икәнлеген атадылар. Мальвина һәм Буратино балалар белән бергә төрле уеннар уйнадылар.