«Безнең дусларыбыз»
8 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары өчен «Безнең дусларыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 4 октябрьдә бөтен дөнья хайваннарны яклау көнен билгеләп үтә. Бәйрәм кешелекнең игътибарын йорт хайваннарына гына түгел, урамда яшәүче хайваннарга да юнәлтергә тиеш.
Балаларны Татарстанның Кызыл китабы белән таныштырдылар, «Безнең сөйкемле дуслар», «Имезүчеләр» викториналарын, «Ярый-ярамый», «Мәкаль җый» уеннарын үткәрделәр, хайваннар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Зур кызыксыну белән «Свирель» һәм «Свирелька» табигать турында журналлар белән таныштылар.