Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яраткан китап битләре буйлап»

6 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 11 нче гимназиянең 2 А сыйныф укучылары өчен «Яраткан китап битләре буйлап» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Елена Александровна Благининаның шигырьләрен Россиядә кем хәтерләми? Арттырмыйча, аның барлык китаплары – балачакның тугры юлдашлары, дип әйтергә була. Китапханәче балаларны Е.Благинина биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырды, аның балачагы һәм беренче китабы турында сөйләде. Елена Александровнаның барлык шигырьләре дә балаларга якын һәм кадерле: яңгыр һәм салават күпере турында, җил һәм каеннар турында, һәм, әлбәттә инде, балаларның үзләре турында, аларның шатлыклары һәм хәсрәтләре турында. Балалар Е.Благинина шигырьләр генә түгел, табышмаклар, җырлар һәм әкиятләр иҗат иткәнлеген белделәр. Балалар аның табышмакларына җиңел җавап бирделәр, тиз әйтемнәр укыдылар, шигырьләр буенча әдәби викторинада катнаштылар.