Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Өйрәнелмәгән дәресләр илендә»

Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагерьлары өчен 12 июльдән 16 июльгә кадәр Л. Гераскинаның «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» дигән китабы буенча әдәби уен үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балаларга әкиятнең төп герое Витя Перестукинның «тиресе»ндә булырга һәм Өйрәнелмәгән дәресләр иленә куркыныч сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Балалар, заклинание әйтеп, рус теле буенча биремнәрне үтәргә кирәк булган Глагол патшалыгына эләктеләр. Математика, Тарих һәм География патшалыгында әлеге фәннәр буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннары балалар гаҗәеп урманга эләктеләр, анда хайваннар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Сәяхәттән кайткач, балалар нәтиҗә ясадылар: яхшы укырга, күп укырга, һәрвакыт дәресләр ясарга кирәк.