Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Әдәби зоопарк»

9 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге уку урамында  балалар китаплары геройларына–хайваннарга багышланган «Әдәби зоопарк» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр. Танып-белү уены барышында балалар табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, «Хайваннар һәм китаплар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, хайваннар турында табышмакларга җавап эзләделәр, «Әкият галереясы» конкурсында катнаштылар, тере табигать тавышларын тыңладылар һәм теге яки бу тавышның кемнеке булуын билгеләделәр, кыргый һәм йорт хайваннары тормышыннан бик күп яңалыклар белделәр. «Әдәби зоопарк» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар балаларны В. Бианки, Б. Житков, К. Паустовский, Д. Мамин-Сибиряк һ. б. язучыларның әсәрләрендә яшәүче хайваннар белән таныштырдылар.