Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык»

5 июльдән 9 июльгә кадәр Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәр мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүче балалар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» дип исемләнгән әдәби – уен кунакханәсе үткәрделәр. «8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» презентациясе фонында балаларга бәйрәм тарихы һәм рус православие изгеләре - Петр һәм Феврония турында риваять сөйләнде. Чара барышында бәйрәм тематикасына багышланган әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Балалар шулай ук гаилә традицияләре белән бәйле мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Халык зирәклеге сөйли», «Сабый теле белән», «Яраткан туганнар» конкурсларында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.