«Гаилә масштабындагы уку»
8 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә масштабындагы уку» акциясе узды. Акция гаилә белән бергә уку традицияләрен яңартуга юнәлтелгән. Яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Нәрсә безнең тормыш? Гаилә!» китап күргәзмәсе оештырылды Анда төрле әдәбият тәкъдим ителде. Бу көнне китапханәгә килгән һәркем «Гаилә даирәсендә нәрсә укырга?» дигән тәкъдим итү исемлеге белән буклет алды.