Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«41 нче елның июнь аен истә тотарга васыять ителгән»

Илебез тарихында аерым даталар бар. Иң мөһимнәрнең берсе-22 июнь-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның барысы буенча Хәтер һәм кайгы көне. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү аның тарихын, бөек һәм кайгылы даталарын белмичә мөмкин түгел. Шуңа күрә 22 июнь көне балаларга рус халкының ни дәрәҗәдә бөек булуын тарихи мисалда күрсәтү өчен туры килә.

22 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә, мәктәп яны лагерьларындагы балалар өчен, «41 нче елның июнь аен истә тотарга васыять ителгән» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәчеләр балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрделәр, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. «Китап битләре сугыш турында сөйләячәкләр» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар сугыш, халкыбызның батырлыгы турында хикәяләр укыдылар, сугыш еллары җырларын тыңладылар.

Чара ахырында шәм кабынды һәм барлык катнашучылар да бер минут тынлык белән безнең азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алдылар.