«Русь, Россия, Родина моя...»
11 июнь көнне, Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар өчен «Русь, Россия, Родина моя...» дип исемләнгән әңгәмә-уен үткәрделәр. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, Россия — бәйсез дәүләт, аның үз территориясе, дәүләт теле, үз символикасы, үз законнары барлыгы турында сөйләде. Россия-күпмилләтле ил һәм төп байлык – ул, әлбәттә, кешеләр. Әһәмиятле вакыйгалар символлары буларак конкрет кешеләр – Ю. Гагарин, Г. Жуков, К. Циолковский, М.Калашников, шулай ук башка күренекле шәхесләр – полководецлар, дәүләт һәм дин эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре булып торалар. Балалар Россия турында шигырьләр укыдылар һәм «Без Россия турында нәрсә беләбез?» викторинасының сорауларына җавап бирделәр.