Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Син минем дустым һәм мин синең дустың»

Халыкара дуслар көне - Бөтендөнья дуслыкка багышланган бәйрәм. Россиядә бу көн 9 июньдә билгеләп үтелә һәм рәсми булмаган дәрәҗәдә уза. Бәйрәмнең максаты-кешеләргә кеше дуслыгының мөһимлеге турында искәртү.

7 июньнән 10 июньгә кадәр Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре мәктәп яны лагерьларындагы балалар өчен «Син минем дустым һәм мин синең дустың» дип исемләнгән әдәби-уен программасы үткәрделәр. Балалар бик теләп дуслык турында табышмакларга җавап бирделәр, әлеге темага сүзләр төзеделәр, дуслар һәм дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Барлык балалар да «Кем белән дус?» дигән викторина сорауларына җавап биреп, әкият һәм аларның геройларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чараны Михаил Танич һәм Владимир Шаинскийның «Если с другом вышел в путь» җыры белән төгәлләделәр.