Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яшел имән һәм Алтын балык»

3 һәм 4 июнь көннәрендә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре А.С. Пушкин әкиятләре буенча «Яшел имән һәм Алтын балык» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар «Пушкин турында балаларга» дигән презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлының төп этаплары белән таныштылар. Аннары Пушкин әкиятләре буенча викторинада актив катнаштылар, теге яки бу шигырь юлларының нинди әкиятләрдән булуын, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне белделәр, әкият геройларын сүз портреты буенча атадылар. Шулай ук балалар «Ышанам – ышанмыйм», «Персонажны ата», «Тылсымлы тартма», «Пушкин сүзлеге» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Балалар игътибарына «Пушкинны бергә укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.