Туган телем - чишмәнең халык зирәклеге»
2 июнь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре ишегалдындагы лагерь балалары өчен Татарстанда туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Туган телем - чишмәнең халык зирәклеге» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада республикабызның төп байлыгы, аның күпмилләтле халкы, теле, халык иҗаты һәм фольклоры турында сөйләштеләр. Балаларга бишек җырлары, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр турында сөйләделәр. М. Матусовскийның «С чего начинается Родина», А. Вәлиеваның «Я и моя семья», А. Ерошинның «Игра в словечки», В. Штубовның «Речь», Г. Тукайның «Туган тел» шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук балалар «Без - Туган тел дуслары», «Рус телен өйрән» викториналары сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.