«Табигатьнең әкияти дөньясы»
21 май көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 1А сыйныф укучылары өчен, «Муравейник» клубы кысаларында, «Табигатьнең әкияти дөньясы» (Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә) дигән экологик уен үткәрделәр. Китапханәче балаларга бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе һәм бу көнне нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар безнең экологиягә ярдәм итү өчен нәрсә эшли алуларын искә төшерделәр,ә кайбер әйберләрне өйдән чыкмыйча да эшләргә мөмкин. Аннары экологик уен уйнадылар, анда 6 тема бирелде: «Чәчәкләр», «Хайваннар», «Елгалар», «Кошлар», «Агачлар» һәм «Әдәби әсәрләр». Һәр тема буенча 5 сорау каралды. Кайбер сорауларга балалар җиңел җавап бирделәр, ә кайберләре өстендә уйларга туры килде. Чара ахырында балалар табигатькә ярдәм итәргә - агачлар утыртырга, кошларны ашатырга, сулыкларны чүп-чардан арындырырга һ. б. эшләргә сүз бирделәр.